Чистайда “Әнәс” мәчете бүләгенә кул көрәше буенча ярышта Төмән өлкәсе спортчысы җиңү яулады

Быел турнирда Россиянең 22 төбәгеннән һәм якын чит илләрдән 200ләп спортчы катнашты

 (Казан, 25 август, “Татар-информ”). Чистайда “Әнәс” мәчете бүләгенә кул көрәше буенча бөтенроссия турниры үткәрелде. Ярышлар алтынчы тапкыр оештырылды һәм быел анда Россиянең 22 төбәгеннән, шулай ук якын чит илләрдән 200ләп спортчы катнашты.

Турнир нәтиҗәләре буенча өченче урынны Төньяк Осетия Республикасы спортчысы Хаҗимурат Золоев яулады, икенче урынга Дагстан Республикасыннан килгән Илдар Алискәндәров, ә төп кубокка Төмән өлкәсе спортчысы Заур Фәйзуллаев лаек дип табылды.
Искәртеп үтик: турнирның бүләк фонды 600 мең сум тәшкил итте.

Бу хакта ТР мөселманнры Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.