news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда Рамазан аенда ифтар җыелмалары 30 мең мохтаҗ кешегә тапшырылган

Бер ифтар җыелмасының бәясе 300 сум тәшкил итә.

Татарстанда Рамазан аенда ифтар җыелмалары 30 мең мохтаҗ кешегә тапшырылган
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 25 май, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Рамазан аенда ифтар җыелмалары 30 мең мохтаҗ кешегә тапшырылган. Бу хакта бүген «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә билгеле булды.

Халыкара ислам бизнесы ассоциациясенең хәйрия фонды җитәкчесе Радик Абдрахманов ифтар җыелмалары Татарстанның 40 районына, Казанның 60 мәчетенә, 10 социаль учреждениегә илтеп җиткерелгән. 

Ифтар җыелмаларын әзерләү өчен 7 тонна ит, 5 тонна яшелчә, 4 тонна җиләк-җимеш, 1 тонна ярма, 1 тонна макарон эшләнмәләре, 18 мең данә йомырка, 4,5 тонна татлы ризык һәм башкалар сатып алынган. Бер ифтар җыелмасының бәясе 300 сум тәшкил итә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100