Радик Абдрахманов: Ифтар ризыклары ресторандагыча төрелгән иде

Быел Рамазанда ифтар ризыклары сыйфаты буенча бер генә ризасызлык та булмаган.

(Казан, 25 май, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Быел Рамазан аенда таратылган ифтар ризыклары ресторандагыча төрелгән булган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә Халыкара ислам бизнесы ассоциациясенең хәйрия фонды җитәкчесе Радик Абдрахманов хәбәр итте.

Матбугат очрашуында ифтар ризыкларының сыйфатына кагылышлы сүз булды. «Ресторанда ризыкка заказ биргәндә, ул ничек төрелгән булса, монда да шулай иде. Ресторан ризыгы да өйгә китерелгәндә бераз суынган була, кешеләр үзләре җылытып ашый. Бу очракта да шулай», — диде.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең социаль үсеш бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимерова әйтүенчә, ифтар ризыкларын әзерләүче хезмәткәрләр ризык сыйфатына, аның кешегә нинди хәлдә китереп җиткерелүенә бик җаваплы караган.

«Волонтерларның эше иртәрәк беткәч, без, районнардан иртәрәк килсеннәр, тартмаларны машиналарга тутырырга үзебез булышабыз, дип, шундый тәкъдим керткән идек. Ә пешекчеләр безгә: „Без бу ризыкны тартмага тутырып җибәрәбез икән, кешегә барып җиткәнче әчеячәк“ дип, махсус суыткычка куеп торып, барып җиткәнче әчемәслек дәрәҗәгә җиткерәләр иде, шуңа ризыкның сыйфаты күпкә югары дәрәҗәдә булгандыр дип уйлыйм», — диде.

«Зәкят» хәйрия фонды җитәкчесе Булат Мәрданов 30 көндә ризык сыйфаты буенча бер генә ризасызлык та ишетмәгәннәрен әйтте. «Имамнар аша тараттык, алар да урыннарда өйләргә кадәр китереп җиткерде. 30 мең кешегә ризык тараткач, рәхмәт сүзеннән башка берни ишетмәдек», — диде.

Халыкара ислам бизнесы ассоциациясенең хәйрия фонды җитәкчесе Радик Абдрахманов та ифтарның элеккеге форматында ризык кайвакыт суынуы турындагы сүз белән килеште. «Дөрес, бар әйбер дә кайнар булуын тәэмин итү кыен иде. Быел бу яңа тәҗрибә. Бу ифтарда уңай кайтавазлар күп ишеттек. Шулай да, республика ифтары, республика Президенты белән бергә футбол кырында күмәк намаз уку, аннары бер өстәлгә утырып ашау үзе бер бәйрәм иде», — диде.