Чувашия татарлары АРТ-мәдхия мөселман җырлары фестивале үткәрде

Бәйрәм быел онлайн режимында узган.

(Казан, 25 май, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). 11 ел дәвамында Чувашия Республикасының Урмай мәдәният йортында үткәрелә торган АРТ-мәдхия мөселман җырлары төбәкара фестивале быел дистанцион рәвештә үткән. Бу хакта Чувашия Республика татарларының милли-мәдәни мохтарияте рәисе Фәрит Гыйбатдинов хәбәр итә.

«Милли мирасыбыз булган мөнәҗәтләр, нәшидләр укылган „Зикер, фикер, шөкер“ бәйрәме быел онлайн режимында узды. Фестивальдә Чуашстан, Татарстан республикаларыннан, Ульян, Төмән өлкәләреннән милләттәшләребез катнашты», — ди Фәрит Гыйбатдинов.

«Бәйрәм яшь шәкертләрнең Коръән укуы белән башланып китте. Чуашстанның Урмай, Шыгырдан, Чичкан авылларыннан килүчеләр, „Мишәр“ һәм „Тамчы“ ансамбленең солистлары катнашты. Кунаклар мөнәҗәт әйттеләр һәм нәшидләр җырладылар», — ди ул.

Онлайн тапшыру берүк вакытта өч студиягә бүленеп барган. Беренчесен Фәрит Гыйбатдинов алып барса, икенче һәм өченче студияне Урмай авылы мәдәният йорты җитәкчесе Илсөяр Зиатдинова һәм «Мишәр» ансамбленең җитәкчесе Илнар Хисамов алып барганнар.

Фестиваль чараларына Урмай поселениесе башлыгы Минзаһит Зәйнуллин, Чабаксар татарлары милли-мәдәни мөхтәрияте башлыгы, «Булгар» мәчете мәхәлләсе рәисе Хәйдәр Сафиуллин, Урмай мөхтәсибәте башлыгы, «Кара пулат» мәчете имамы Фәнис хәзрәт Сафиуллин, Чичкан авылы мәктәбе директоры Алсу Гыйбатдинова, Татарстанның атказанган артисты Илдус Шәйдуллин катнашкан. Алар катнашучыларны һәм тапшыруларны онлайн караучыларны Рамазан ае тәмамлануы һәм «Арт мәдхия» фестивале белән котлаганнар.