Камил хәзрәт Сәмигуллин Аксубайда район башлыгы ифтарында катнашты

Камил Сәмигуллин универсаль технологияләр техникумы директоры Фәрхат Әюповны Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте медале белән бүләкләде.

(Аксубай, 25 апрель, «Татар-информ», «Авыл таңнары»). Аксубайда узган район башлыгы ифтарында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да катнашты. Ифтарга кадәр мөселманнарның дини җитәкчесе Аксубай үзәк мәчетендә кичке намаз укыды. Шулай ук район башлыгы Камил Гыйльманов белән очрашты. Аралашу көн азагында район башлыгының эш кабинетында барды.

«Изге Рамазан аенда Сезнең безнең белән гыйбадәт кылуыгызга чын күңелемнән шатмын. Бу аксубайлылар өчен бик мөһим көн — бүген без ифтарны бергәләп догалар укып, бер табын артында уздырачакбыз», — диде район башлыгы.

Район башлыгы, мөселманнарның ислам йолаларына ныграк тартылуын, ураза тотуларын, шул исәптән алар арасында район дәрәҗәсендәге күп кенә җитәкчеләрнең һәм яшьләрнең дә булуы турында сөйләде.

Ифтар Аксубай универсаль технологияләр техникумында узды. Мәҗлес район башлыгының мөселманнарны изге Рамазан ае белән тәбрикләвеннән башланды. Камил Гыйльманов Татарстан мөфтиенә милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне ныгыту, Аксубай мөфтияте белән үзара хезмәттәшлеге һәм ярдәме өчен Рәхмәт хаты тапшырды.

Камил Сәмигуллин техникум директоры Фәрхат Әюповны Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте медале белән бүләкләде. Бу уку бинасында ураза тотучы мөселманнар да белем ала. Быел беренче тапкыр изге Рамазан аенда биш кыз һәм ике егет ураза тота. Аларга Татарстан мөфтие ураза тоту тәртибе турында дини китаплар бүләк итте.

Кичке ашны кабул итү Татарстан мөфтиенең изге догасыннан башланды. Район башлыгы ифтарында аксубайлылар, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Аксакаллар шурасы рәисе Айрат Әюпов, күрше районнар имам-мөхтәсибләре кунак буларак катнашты.