Алабугада узган Коръән бәйгесендә илледән артык малай һәм кыз катнашты

Коръән бәйгесендә иң кечкенә катнашучыга өч яшь иде.

(Казан, 25 март, "Татар-информ").  Алабугада узган Коръән бәйгесендә иң кечкенә катнашучыга өч яшь иде. Бу хакта Диния нәзарәте сайты хәбәр итә.

Татарстан мөхтәсибәтләрендә Коръән бәйгеләре дәвам итә.

Бүген балалар арасында шундый ярышлар Яңа Чишмәдә һәм Алабугада узды.

Алабуганың Җәмигъ мәчетендә илледән артык малай һәм кыз катнашты.

Иң яшь катнашучыга өч яшь иде.