news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөгелмә мөхтәсибәте барлык теләүчеләрне "Бер көндә намазга өйрәнү дәресе"нә чакыра

Барлык дәресләр дә бушлай, укыту исә татар һәм рус телләрендә алып барылачак.

(Казан, 25 февраль, «Татар-информ»). Барлык теләүчеләр «Бер көндә намазга өйрәнү дәресе» курсларында катнаша ала. Кыска вакытлы курслар намаз уку күнекмәләрен һәм Ислам нигезләрен тиз һәм нәтиҗәле рәвештә үзләштерү мөмкинлеген бирә. Әлеге курс Ислам кануннарын үтәп яши башларга теләгән кешеләргә юнәлтелә.

ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, Үзәк мәчет имамнары һәм мәчет каршындагы курслар мөгаллимнәре катнашучыларны намаз уку тәртибе һәм Ислам диненең төп төшенчәләре белән таныштырачаклар, шулай ук аларга Мөхәммәд пәйгамбәрнең (сгв) тормышы, Исламда рөхсәт ителгән һәм тыелган гамәлләр, хаҗ кылу һәм ураза тоту кагыйдәләре турында сөйләячәкләр.

Дәресләр һәр айның соңгы шимбәсендә сәгать 10нан 12гә кадәр Бөгелмә шәһәренең Үзәк мәчетендә узачак. Барлык дәресләр дә бушлай, укыту исә татар һәм рус телләрендә алып барылачак.

Беренче кереш дәрес 27 февраль көнне сәгать 10.00да узачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100