2019 елда Татарстан мөфтияте 200дән артык фәтва чыгарды

«Фәтва» төшенчәсе исламда җәмгыять өчен актуаль булган проблемалар буенча дини-хокукый карар чыгаруны аңлата.

(Казан, 25 февраль, «Татар-информ»). 2019 елда Татарстан мөфтияте 200дән артык фәтва чыгарды. Аларны Татарстан мөфтиятенең рәсми сайтында «Диния нәзарәте фәтвалары» сәхифәсендә карарга була. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Фәтва» төшенчәсе исламда җәмгыять өчен актуаль булган проблемалар буенча дини-хокукый карар чыгаруны аңлата. Теге яки бу мәсьәләләр буенча фәтвалар чыгару мөфтиятләрнең төп вазифаларының берсе булып тора. Фәтваларны «Фикъһе» фәнен камил рәвештә үзләштергән белгечләр тарафыннан әзерләнергә тиеш.

Хәзерге вакытта фәтвалар бүлегендә гаилә хокукы, сәүдә-милек мөнәсәбәтләре, гыйбадәт кылу тәртипләре, хәләл, хәдис гыйлеме һ.б. сораулар буенча фәтвалар белән танышырга мөмкин.

Дини карарлар Имам Әбү Хәнифә мәзһәбе кысаларында Диния нәзарәтенең «Даруль ифта» мөселман call-үзәгенә иң еш килә торган сораулар буенча шәригать белгечләре тарафыннан чыгарыла. Былтыр нәзарәт 200дән артык фәтва чыгарды.