Казанда “Хәләл-мәҗлес” була

Мәчеттә кондитерлар, мөселман киеме дизайнерлары һәм исерткеч эчемлекләрсез туйларны кызыклы һәм мавыктыргыч итеп уздыручы алып баручылар җыелачак

(Казан, 25 февраль, «Татар-информ»). 2 нче мартта Казандагы "Ярдәм" мәчетендә “Хәләл-мәҗлес” фестивале була.

Бу көнне мәчеттә кондитерлар, мөселман киеме дизайнерлары һәм исерткеч эчемлекләрсез туйларны ике телдә кызыклы һәм мавыктыргыч итеп уздыручылар җыелачак. Моннан тыш, хәләл чараларны төшерү тәҗрибәсенә ия фотографлар һәм видеографлар, тыйнак һәм нәфис кәләшләр образын тудыручы стилистлар үз хезмәтләрен тәкъдим итәчәк.

Фестивальне оештыручылар чарага тиздән гаилә корырга җыенган мөселман яшьләрен көтеп кала. Алар өчен махсус рәвештә туй мәҗлесен уздыруга өлеш кертә алырлык төрле белгечләр чакырыла, дип хәбәр итә фестивальне оештыручылар.