Мәскәүдә Ислам уку йортлары җитәкчеләре киңәшмәсендә Татарстан вәкилләре дә катнашачак

Мәскәүдә Ислам уку йортлары җитәкчеләре киңәшмәсендә Татарстан вәкилләре дә катнашачак

(Казан, 25 февраль, “Татар-информ”). Мәскәүдә, Россия Мөфтиләр шурасының конференцияләр залында 2-3 март көннәрендә мөселман диния нәзарәтләре һәм Ислам уку йортлары җитәкчеләренең дини белем бирүне камилләштерү мәсьәләләре буенча киңәшмә үтәчәк. Татарстанны ТР мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе Госман хәзрәт Исхакый җитәкчелегендәге алты кешелек делегация тәкъдим итәчәк.

Беренче көнне мөселман укытучылары һәм дин әһелләре күптән түгел кабул ителгән “Мәгариф турында”гы Россия законын тикшерәчәк, югары һөнәри белем бирүдә (“теология” белгечлеге буенча) дәүләт мәгарифе стандартының конфессиональ блогын карап, раслаячак. Алдагы көн Россия Мөфтиләре шурасы юрисдикциясендәге мөселман югары һәм урта уку йортлары өчен бердәм мәгариф стандартлары проблемаларына банышланачак.