Казан мөхтәсибәтенең 2013 елдагы эшчәнлегенә нәтиҗә ясалачак

Казан имамнарына шәһадәтнамәләр тапшыру тантанасы да була

(Казан, 24 декабрь, “Татар-информ”). 25 декабрь көнне Казанның Әл-Мәрҗәни Җәмигь мәчетендә (Каюм Насыйри урамы, 17 йорт) Казан мөхтәсибәтенең 2013 елдагы эшчәнлегенә нәтиҗәләре ясалачак. Шулай ук башкаладагы Аллаһ йортларында имамлык вазыйфаларын башкаруга рөхсәт бирүче рәсми документ – шәһадәтнамәләр тапшыру тантанасы да була.
Чарада Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашачак.
Бу турыда мөхтәсибәтнең җәмәгатьчелек белән элемтәләр бүлегеннән хәбәр итәләр. Чара 16.00 сәгатьтә башлана.