Валентина Матвиенко мөселман бәйрәмнәрен ихтирам итә

Санкт-Петербург губернаторы Валентина Матвиенко мөселман бәйрәмнәрен ихтирам итүе һәм аларда теләп катнашуы хакында белдерде
(Санкт-Петербург, 24 декабрь, Зәрия Хәсәнова). Санкт-Петербург губернаторы Валентина Матвиенко мөселман бәйрәмнәрен ихтирам итүе һәм аларда теләп катнашуы хакында белдерде. Бу турыда ул төньяк башкаланың Офицерлар йортында оештырылган Корбан бәйрәмендә әйтте. Санкт-Петербургта мөселманнар күп яши. Шунлыктан, Корбан бәйрәме дә елның-елында ай буена сузыла. Чөнки милли җәмгыятьләр һәм оешмаларның һәркайсы да үзе оештырган мәҗлестә абруйлы кунакларны һәм лаеклы вәкилләрне күрәсе килә.
Гадәттә, иң күп кеше катнашлыгындагы милли бәйрәмнәрне Санкт-Петербург Милләтләр йорты дәүләт учреждениесе уздыра. Быелгы Ураза бәйрәме дә шулай үтте. Шәһәрнең Милләтләр йорты “Петербург Сабантуе Фонды” (президенты Ирек Галеев) белән берлектә, 300ләп кеше катнашлыгында Корбан бәйрәме оештырды. Мәҗлес татар, әзербәйҗан, чечен, казакъ, төрек, үзбәк, төрекмән, таҗик, барысы егермеләп милли оешмалар һәм төрле дин вәкилләре катнашлыгында үтте. Мөфти Җәфар Пончаев вәгазь сөйләде. Аннары Петербург губернаторы Валентина Матвиенко сүз алды. Ул шәһәр тормышына мөселманнарның сизелерлек өлеш кертүе, Корбан бәйрәмен ислам дине вәкилләре генә түгел, башкалар да көтеп алуы һәм анда рәхәтләнеп катнашуы хакында сөйләде. Мин үзем мөселман бәйрәмнәрен дә, көнчыгыш ашларын да бик яратам, диде Валентина Ивановна. Валентина Ивановна ислам динен тотучыларга хөрмәт йөзеннән үзенә килешеп торган яшел төстә костюм кигән иде.