Татарстан хаҗиларның соңгы төркеме 3 гыйнварда кайтачак

Бу көнне 150 кешедән торган төркем Мәскәү аша кайта, дип белдерә “Идел-хаҗ” төбәкара үзәге матбугат хезмәте
(Казан, 24 декабрь, “Татар-информ”). Хаҗ сәфәренә китүчеләрнең соңгы төркеме 3 гыйнварда кайтачак, дип белдерә “Идел-хаҗ” төбәкара үзәге матбугат хезмәте. Бу көнне 150 кешедән торган төркем Мәскәү аша кайта.
Моннан тыш, Мәскәү аша 165 һәм 47 кешедән торган янә ике төркемнең 27 һәм 31 декабрь көннәрендә кайтуы көтелә.
Билгеле булганча, “Идел-хаҗ” төбәкара үзәге тарафыннан хаҗ сәфәре өчен быел “Самолет төркеме” дигән программа тәкъдим ителде. Аның кысаларында шулай ук 14 көнлек аерым (кыска) программа да бар иде. Тагын шунысы: быелгы программага туклану да кертелде һәм теләгән һәркем билгеләнгән сумманы “Идел-хаҗ” оешмасына китереп тапшыра алды.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: “Идел-хаҗ” төбәкара үзәге тарафыннан быел 2000нән артык кеше изге җирләргә сәфәргә киткән иде.