Түбән Кама мөселманнары хаҗдан кайтты

Быел 100гә якын түбәнкамалы хаҗ кылды. Мәккәгә сәфәр 90 мең сум тирәсе булган.
(Түбән Кама, 24 декабрь, «Татар-информ», Сергей Толмацкий). Түбән Кама мөселманнары хаҗдан кайтты. Быел 100гә якын түбәнкамалы хаҗ кылды, аларның күбесе изге җиргә беренче тапкыр барды.
Хаҗилар сүзләренчә, аларның сәфәрләре бернинди тәртип бозуларсыз үткән, төркемдәгеләрнең барысы да сау-сәламәт.
Искә төшереп үтәбез, түбәнкамалылар Согуд Гарәбстанында 40 көн һәм төн үткәрде, сәфәр бәясе 90 мең сумга төшкән.