Ульяновски шәһәрендә корбан мәҗлесләрен зурлап үткәрәләр

Ульяновски шәһәрендә корбан мәҗлесләрен зурлап үткәрәләр

(Ульяновски, 24 декабрь, “Татар-информ”, Исхак Хәлимов). Ульяновски шәһәренең нәкъ үзәгендә урнашкан “Сахара” татар ресторанында корбан мәҗлесе үткәрелде. Өлкә татар милли-мәдәни мохтәрияте һәм татар эшкуарларының “Сембер” клубы тарафыннан оештырылган бу мәҗлестә алтмыштан артык мөселман кардәшебез катнашты.

Милләттәшләребезне беренче булып Ульяновски өлкәсе мөселманнарының төбәк дини идарәсе рәисе, мөфти Сәүбән хәзрәт Сөләйманов сәламләде. Ул әлеге мәҗлесне уздыру өчен корбанлык сарыкны өлкәбез губернаторы Сергей Морозов шәхсән үзе китереп тапшыруы хакында хәбәр итте. Мөфти Корбан аеның әһәмияте турында тирән эчтәлекле вәгазь дә сөйләде.

- Шатлыгыбыз чиксез: мәчет-мәдрәсәләребез саны елдан-ел арта бара. Шул ук вакытта көенәбез дә, чөнки урта яшьтәге ир-атларыбыз, яшь буын вәкилләре мәчет юлына басарга ашыкмыйлар, - диде Сәүбән хәзрәт.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Рәмис Сафин исә мохтәрият һәм мөфтиятләр бергәләп, кулга-кул тотышып эшләгән очракта гына уңай нәтиҗәләргә ирешү мөмкин булуын ассызыклады. Ә өлкә татар мохтәрияте җитәкчесе, татар эшкуарларының “Сембер” клубы президенты Фәрит Әюпов дини бәйрәмнәребез уңаеннан “Сахара” ресторанында шундый мөҗлесләр оештыру киләчәктә традициягә кертеләчәге хакында хәбәр итте. Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Сембер шагыйре Рифкать Хисмәт мәҗлестә катнашучыларны ислам диненә, рухи халәтебезгә багышланган шигырьләрен укып сөендерде.

Дин вә канкардәшләребез корбан шулпасы һәм милли сый-нигъмәтләребез белән тәгамләнгәннән соң, ресторан хуҗабикәсе Ләйсән ханым Әюповага һәм аш-су осталарына чиксез рәхмәтләрен белдерделәр.

Корбан мәҗлесе шәһәребезнең Югары Терраса микрорайонында яңа гына эшли башлаган “Биләр” мәдрәсәсендә дә үткәрелде. Анда мәхәллә картлары, шушы дини уку йортында белем алучы ике дистәгә якын шәкерт һәм татар эшкуарлары чакырылган иде.

“Биләр” мәчете имам-хатыйблары Алмаз хәзрәт Сәлахов һәм Зариф хәзрәт Зудин вәгазь сөйләгәннән соң, мәдрәсә шәкертләре үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр – Коръән-Кәримнән сүрәләр укыдылар. Ә уку йортының җитәкчесе Илдар хаҗи Сафиуллин белем бирү шартлары хакында бәян итте.

- Мәдрәсәбез ислам дине һәм тулаем халкыбыз язмышына битараф булмаган мөселман кардәшләребез ярдәмендә көн күрә, бүгенге мәҗлес тә алар булышлыгы белән оештырылды, - диде Илдар хаҗи.