Төньяк башкаланың "Аль-Фатех" оешмасы дини бәйрәмнәрдә актив катнаша

Төньяк башкаланың "Аль-Фатех" оешмасы дини бәйрәмнәрдә актив катнаша

(Санкт-Петербург, 24 декабрь, “Татар-информ”, Зәрия Хәсәнова).

Санкт-Петербургта Хафиз хәзрәт Мәхмүтов рәислек иткән "Аль-Фатех" мөселман оешмасы елның-елында дини бәйрәм һәм тантаналарны үткәрүдә актив катнаша. Кичә, ягъни, 23 декабрьдә, бу оешма төрле милләт вәкилләре өчен тантана оештырды.

Чара төньяк башкаланың Мәскәү проспектындагы 10-12 санлы йортында үтте. Бу йорт соңгы вакытта мәчет ролен дә үти. Корбан бәйрәмгә җыелучыларга таратып бирү өчен "Аль-Фатех" ун сыер сатып алды. Төрле яшьтәге бәйрәмгә җыелучыларга вәгазь һәм Корьән тыңлаганнан соң, күчтәнәчкә өч килограммга якын ит таратып бирелде.