Башкортстанда узган ялларда корбанлык итләрне өләштеләр

Башкортстанда узган ялларда корбанлык итләрне өләштеләр

(Уфа, 24 декабрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстан мөселманнары үзләренең иң зур бәйрәмнәренең берсе – Корбан гаетен быел да бик зурлап билгеләде. Корбан бәйрәм уңаеннан тантаналар өч көн дәвамында меңнәрчә кеше катнашлыгында Уфада да, башка шәһәрләрдә һәм районнарда да үтте.

Уфадагы барлык мәчетләрдә һәм мәхәлләләрдә дә Корбан бәйрәме уңаеннан барлык гыйбадәтләр кылынды. Иртәнге намазларны укып, бәйрәм вәгазьләрен тыңлаганнан соң, күп урыннарда Аллаһы ризалыгы өчен корбанлык мал чалулар оештырылды. Уфаның үзендә генә дә меңгә якын баш мал корбан китерелгән.

Иң күп корбанлык мал, һәр елдагыча, башкаладагы “Ихлас” мәчете биләмәләрендә булган. Анда Корбан гаетенең беренче көнендә 330дан артык сарык һәм ике сыер малы Аллаһы ризалыгы өчен чалынган. “Ихлас” мәчете ишегалдында казаннарда йөзләрчә кеше өчен бәйрәм ашы – хуш исле пылау һәм шулпа да әзерләнде.

Уфадагы “Ихлас”, “Ләла-Тюльпан”, “Хәмзә” мәчетләрендә узган ял көннәрендә халыкка корбанлык итләрне өләшү оештырылды. “Ихлас” мәчете бу саваплы эштә дә алдынгы булган. Анда 400дән күбрәк кешегә корбанлык ит өләшкәннәр.