420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 24 октябрь, "Татар-иформ"). ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хозур-ТВ» телеканалы мөслимәләр өчен рус телендә «Минем яулык – минем таҗ» («Мой платок – моя корона») дип исемләнгән яңа тапшыру тәкъдим итә. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.
Һәр чыгарылышта чакырылган оста модельдә башка яулык бәйләүнең төрле ысулларын күрсәтәчәк. 3 минутлык кыска роликлар карау өчен уңайлы, артык сүзләр игътибарны читкә юнәлдерми. Яулык бәйләү ысулларының күптөрлелеге тамашачыларны гаҗәпкә калдырачак. Яулыкны матур итеп бәйләү – хәзер һәр мөслимә өйрәнә алырлык сәнгать, диелә хәбәрдә.
Чыгарылышлар 28 октябрьдә күрсәтелә башлый. Роликларны көн дәвамында башка тапшырулар арасында, шулай ук телеканалның сайтында һәм YouTube-тагы рәсми каналында карарга була.