Казанда теологик белем бирү үсешенә багышланган түгәрәк өстәл узачак

Чарада катнашучылар “теология” төшенчәсен аңлау, дини һәм дөньяви мәгарифнең аермасы турында фикер алышачак.

(Казан, 24 октябрь, "Татар-информ"). “Россиядә теологик мәгърифәт” темасына багышланган түгәрәк өстәл Татарстан башкаласында 25 октябрь көнне узачак. Бу хакта Россия ислам институты матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Дин өлкәсендәге әйдәп баручы белгечләр актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышачак. Түгәрәк өстәлдә Россия ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин, Башкорт Дәүләт университетының Теология буенча фәнни-белем бирү үзәге директоры Диләрә Акбашева һәм башкалар катнашыр дип көтелә.

Чара барышында “теология” төшенчәсен аңлау, дини һәм дөньяви мәгариф мәсьәләләре кебек сораулар күтәреләчәк.