Камил хәзрәт Сәмигуллин: “Мәдәният милләт тормышында аерылгысыз урын алып тора”

Бүген Татарстан мөфтие Мәскәүдә Россия динара совет утырышында чыгыш ясады.

(Казан, 24 октябрь, "Татар-информ"). Бүген Татарстан мөфтие Мәскәүдә Россия динара советы утырышында чыгыш ясады.

Әлеге чарада Россия Федерациясендәге төрле конфессия, аерым алганда, ислам, православие, яһүд һәм будда дине вәкилләренең рухи лидерлары катнашты. Билгеле дин эшлеклеләреннән – Мәскәү һәм бөтен Россия Патриархы Кирилл, Россиянең баш раввины (ФЕОР) Берл Лазара, Россия Үзәк мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Россиянең баш раввины (КЕРООР) Адольф Шаевич, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, шулай ук будда дине вәкиле Санжай Лама һәм башка традицион дин әһелләренең чыгышлары булды.

“Теләсә нинди милләтнең мәдәнияте – ул агачларны бизәп торучы яфрак һәм җимешләр кебек. Әгәр кайсы да булса халык, үз мәдәниятен формалаштырмаган яки югалткан булса – ул җимешсез агачка охшаш, киләчәге – иртәме-соңмы гади утыннар өеменә әйләнәчәк. Мәдәният милләтнең үткәнендә һәм киләчәгендә аерылгысыз урын алып тора”, – дип билгеләде мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин. Ул шулай ук Көнбатышның әхлак кысаларына сыймаган кыйммәтләреннән ерак булырга чакырды. Әлеге җәмгыятьтә үз-үзеңне үтерү, гаилә кыйммәтләренең таркалуы, караучысыз калган балаларның артуы, халык санының кимүе, демографик кризис күзәтелә. “Шуңа күрә, без, Россия Федерациясе гражданнары, әлеге начар тенденцияне туктатырга телибез, ул безнең җәмгыятебезгә дә үтеп керә бара. Без мәдәни үсештә бергәләп әхлакый аспектны да үстерергә тиешбез”, – диде Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Россия динара советы утырышы дин тотучыларның мәдәни өлкәдә хис-тойгылары кимсетелүен истә тотып, сәнгать әһелләренең мораль җаваплылыгы һәм иҗади иреге мәсьәләләренә багышланды һәм “Матильда” кинофильмының премьерасы алдыннан узды.

Барлык докладлар укылгач, утырышта катнашучылар “Мәдәният, иҗат иреге һәм әхлакый җаваплылык турында” Россия динара советының рәсми гаризасын кабул иттеләр.

“Барлык мәдәният һәм сәнгать әһелләрен үз эшчәнлекләренә карата җаваплы булуларын телибез, шуңа чакырабыз, чөнки сәнгать әсәрләре кеше күңеленә һәм аның рухи торышына зур йогынты ясыйлар. Безнең алда бүгенге көндә мөһим бурыч булып әхлакый кыйммәтләрне буыннардан буынга түкми-чәчми саклау тора. Дин әһелләре иҗади җәмәгатьчелек белән диалог алып бару өчен ачык һәм мәдәният-сәнгать хезмәткәрләрен кешеләрне мәхәббәт һәм рәхимлелек рухында тәрбияләүдә бергә эшләүчеләр итеп күрәбез”, – диелә документта.

Искәртеп узабыз, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте быелның февраль аенда Россия динара советына кертелде. Әлеге вакыйганың әһәмиятен билгеләп, Камил хәзрәт Сәмигуллин: “Татарстан мөселманнарының уңышы Татарстан Диния нәзарәтен башка үзәкләшкән мөселман дини оешмалары арасында аерып күрсәтә. Бу чираттагы танылу. Динара совет – зур тарихка ия оешма. Ул 1998 елда барлыкка килә. Моңа кадәр Россия динара советында федераль дәрәҗәдәге оешмалар гына бар иде. Әлеге оешмага кертелү – диннәр һәм милләтләр арасында тынычлыкны һәм татулыкны саклау буенча Татарстан тәҗрибәсенең ил өчен никадәр әһәмиятле булуы турында сөйли”, – дип билгеләгән иде.

Татарстан мөфтияте Россия динара советына кертелгәннән соң, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин бүген беренче тапкыр әлеге советның утырышында үзенең чыгышы белән катнашты.