Күзе күрмәгән кешене укыту өчен, аның теләге генә кирәк – Ибраһим хәзрәт Шәһимәрданов

Хәзерге вакытта “Ярдәм” дәвалау-укыту тернәкләндерү үзәгендә күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр өчен курслар уза.

(Казан, 24 октябрь, “Татар-информ”, Гүзәл Насыйбуллина). Күзләре күрмәгән кешеләрне Изге Коръәнне укырга өйрәтүдә бернинди кыенлыклар юк. Бу очракта иң мөһиме – кешенең үз теләге булу гына, дип саный “Ярдәм” мәчетенең имамы һәм мөгаллиме Ибраһим хәзрәт Шәһимәрданов. Хәзерге вакытта “Ярдәм” дәвалау-укыту тернәкләндерү үзәгендә күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр өчен курслар уза.

“Ислам нигезләренә, гарәп хәрефләренә өйрәнү өчен, күз күрмәү киртә түгел. Теләге булган барлык кеше дә боларның барысына өйрәнә ала. Монда хикмәт кешенең тырышлыгында гына. Курсларга килүчеләрнең, иң мөһиме, шундый теләге бар. Күрмәүчеләрне өйрәтүдә төрле алымнар кулланыла – кайберәүләрне Брайль системасы буенча өйрәтәбез, күз күрүе өлешчә генә бозылганнарга исә хәрефләрне зурайту мөмкинлеге булган компьютер, мониторлар ярдәмгә килә”, - дип сөйләде Ибраһим хәзрәт Шәһимәрданов.
Аның сүзләренчә, күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр өчен курслар тормышка яраклашырга да ярдәм итә. Алар Изге Коръәнне укырга өйрәнүдән тыш, спорт белән шөгыльләнә, йорт эшләрен башкарырга өйрәнә, төрле экскурсияләргә йөри. Биредә курсантларга массаж сеанслары да уздыралар. Күрмәүчеләр үзәктә дуслар таба, аралаша. Өйләренә кайтып киткәч тә, телефоннан сөйләшеп торалар. Кояш нурларын күрүдән мәхрүм булсалар да, курсларга килеп, алар тормыш мәгънәсен таба, яктылыкка омтыла. Үзара аралашу аларда үз-үзенә ышаныч уята, уртак проблемаларын хәл итәргә ярдәм итә.

Искәртеп узабыз, "Ярдәм" дәвалау-укыту тернәкләндерү үзәге үз эшчәнлеген моннан 10 еллап элек Казанның Левченко бистәсендәге "Сөләйман" мәчетендә башлап җибәрә. Хәзерге вакытта ул “Ярдәм” мәчете белән бер бинада урнашкан. Быел курсларга Татарстанның төрле районнары һәм авылларыннан, шулай ук Россиянең төрле почмакларыннан – Чечня, Ингушетия, Дагыстаннан, Ставраполь, Пермь крае, Әстерхан, Свердлау, Оренбург, Самара, Ульян өлкәсеннән 50 ләп кеше килгән. 7 октябрьдә башланып киткән курслар 7 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.