“Шыгырдан укулары” дип аталган фәнни-гамәли конференциядә Татарстан вәкилләре дә катнаша

Бу елда “Идел буенда ислам: тарих, традицияләр һәм бүгенге көн” темасына сөйләшергә җыеналар

(Казан, 24 октябрь, “Татар-информ”). Агымдагы елның 26 октябрендә Чувашия Республикасында инде сигезенче елын “Шыгырдан укулары” дип аталган фәнни-гамәли конференция уза. Бу елда “Идел буенда ислам: тарих, традицияләр һәм бүгенге көн” темасына сөйләшергә җыеналар. Җыенның төп оештыручысы булып “Ислам мәдәнияты, фәне һәм мәгарифе” коммерцияле булмаган хәйрия фонды теләктәшлегендә Чувашия Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте тора.
Бүгенге көндә әлеге тема бик актуаль, татар галимнәре фикеренчә, татарларның иҗтимагый тормышы инкыйлабка кадәр дә, аннан соң да Ислам нормаларына нигезләнә, бер-берсенә бәйләнгән була.
Конференция эшендә Казан, Чабаксар һәм Мәскәүдән күренекле галимнәр, дин һәм җәмәгать эшлеклеләре катнаша. Татарстан мөфтияте мәгълүмат һәм пропаганда бүлеге хәбәр иткәнчә, җыенда ТР мөселманнары Диния нәзарәте вәкилләре дә катнаша.