Ислам һәм православие уку йортлары арасында хезмәттәшлек турында килешү төзелергә мөмкин

РПИ ректоры тәкъдимен РИУ ректоры хуплады, ләкин бу тиз генә хәл ителмәячәгенә ишарәләнде

(Казан, 24 сентябрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Казандагы Россия ислам университеты (РИУ) белән Мәскәүдәге Изге Иоанн Богослов Россия православие институты (РПИ) арасында хезмәттәшлек турында килешү төзелергә мөмкин. Һәрхәлдә, бүген “Татар-информ” белән РИА “Новости” мәгълүмат агентлыклары арасындагы видеокүпердә катнашкан РПИ ректоры игумен Петр (Еремеев) тәкъдимен РИУ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин кабул итте һәм хуплады.

Игумен Петр искәртеп киткәнчә, шушы ике югары уку йортында дини һәм дөньяви белемнәр бирелә, ягъни руханилар заманча белем дә алып чыга, шулай булмаганда, аларның җәмгыятькә файдасы тулыканлы була алмый. Моннан тыш, озак еллар дәвамында илдә дәһрилек хөкем сөргәнгә, дини кадрлар арасында югалтулар зур булды, шулай ук югары белем алган белгечләргә дәүләти үрнәктәге документ бирү проблемалары борчытты, чөнки алар озак вакыт таныла алмады – болар барысы ике дин өчен дә уртак мәсьәләләр. Шуларга өстәп, ил башкаласындагы массакүләм мәгълүмат чаралары җәмгыятькә бу ике дин каршылыгын көчләп тагу тенденциясе һәм соңгы елларда дини күтәрелеш-үсеш күзәтелгән мәлдә, бергәләп хезмәттәшлек итү, укыту методларын өйрәнү үзен аклаячак. Үзара килешү нигезендә якыннан аралашып эшләү, православиеле студентлар ислам дине, мөселманлылар православие дине нигезләре белән якыннанрак танышуы киләчәктә җәмгыять тынычлыгына, толерантлыкка хезмәт итәчәк, дигән фикер белән һәр ике як килеште һәм килешү дә адымлап-адымлап кына гамәлгә ашырылачак, диелде. Р.Мөхәммәтшин искәрткәнчә, “алласызлык” елларында православие дине югары уку йортлары илдә берничәләп эшләсә, мөселманнарга бары тик Ташкентта гына белем алу мөмкинлеге булды, димәк, руханилар буенча ислам күбрәк югалту кичерде. “Хәзерге вакытта Малайзия, Марокко һ.б. илләрнең 250 ислам югары уку йортларын берләштергән федерациядә һәм аның 12 әгъзадан торган Башкарма комитетында без дә бар, үзара хезмәттәшлек гамәлдә, аеруча гарәп илләре белән”, - дип билгеләп үтте РИУ җитәкчесе.

Казан ягыннан очрашуда Мароккодан килгән Ислам дөньясы университетлары федерациясе генераль сәркатибе Мостафа Али, Малайзиянең Халыкара ислам университеты карамагындагы Ислам бердәйлеге институты директоры Хәссән Әхмәд Ибраһим да катнашты, Мәскәү студиясенә исә, игумен Петрдан кала, РФ Президенты карамагындагы Россия дәүләт хезмәте академиясе профессоры Михаил Шахов һ.б. килгән иде. Мостафа Али шәрехләгәнчә, югары уку йортлары арасында хезмәттәшлекне, студентлар һәм укытучылар, тәҗрибә алмашуны максат иткән федерациягә дини генә түгел, дөньяви белем бирә торган югары уку йортлары да керә, мәсәлән, Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты һ.б.

Россиядә һәм чит илдә дини мәгариф проблемалары һәм перспективалары мәсьәләләренә кагылышлы әлеге виртуаль очрашуда сүз ислам һәм православие диннәре буенча белем бирү, гыйбадәтханәләрнең милке, үзара багланышлар хакында барды. Россия гыйбадәтханәләренең милкен еш кына дөньяви учреждениеләр биләсә, чит ил кунаклары басым ясап әйткәнчә, Ислам илләрендә, киресенчә, дини уку йортларында мондый проблемалар бөтенләй юк: дәүләт укыту программасы һәм кирәк булган бөтен нәрсә белән тәэмин итә, шулай ук аларда дөньяви белем дә бирелә. Ә инде дөньяви уку йортларында дини белем бирелми, балалар исә аны гаиләдә үзләштерә. Россиядә исә дөньяви мәктәпләрдә дин мәдәнияте нигезләрен укыту мәсьәләсе күтәрелсә дә, шуның буенча төгәл җаваплар булмады.