Уфадагы Үзәк диния нәзарәтенә – 220 ел

Башкортстан дин әһелләре Рамазан ае азагында тагын бер истәлекле бәйрәм уңаеннан тантаналы чаралар оештыра
(Уфа, 24 сентябрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстан дин әһелләре Рамазан ае азагында тагын бер истәлекле бәйрәм уңаеннан тантаналы чаралар оештыра.
Уфадагы Үзәк диния нәзарәте оештырылуга 220 ел тулды. Үзәк диния нәзарәте, патшабикә Екатерина II фәрманы белән, 1788 елның 22 сентябрендә төзелә. 1789 елның декабрендә Уфада ачыла. Баштан ук ул “Уфа (1796 елдан - Ырымбур) Диния магометаннар законы җыены” дип атала. Аның вәкаләтләре Уфа наместниклыгы һәм Ырымбур губернасы (соңрак, Таврический наместниклыгыннан тыш, тоташ Россиядә) биләмәләрендә тормышка ашырыла.
Үзәк диния нәзарәте 1846-1917 елларда Ырымбур магометан (мөселман) дини җыелышы дип атала. Мөфтине исә, эчке эшләр министры һәм җирле хакимият тәкъдиме белән, император тәгаенли. Дини җыелыш әгъзаларын 1889 елга кадәр Казан губернасы дин әһелләре сайлый. Соңыннан мөфти тәкъдиме белән алар эчке эшләр министры тарафыннан раслана. Мөфти дә, Дини җыелыш әгъзалары да, хезмәткәрләр дә, дәүләт хезмәткәрләре кебек үк, хезмәт хакы алган.
1917 елдан Дини җыелыш Эчке Россия һәм Себер мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте дип үзгәртелә. 1927 елда нәзарәткә 14825 мәхәллә керә. 1930нчы елларда мөселман руханиларына ныклы басым, аларны аяусыз эзәрлекләү башлана, күпчелеге кулга алына, юк ителә, барлык мәчетләр дә диярлек җимертелә, яндырыла, йә башка максатларда файдаланылучы биналарга әйләндерелә.
1948 елда Уфадагы нәзарәт СССРның Ауропа өлеше һәм Себер мөселманнары Үзәк диния нәзарәте дигән исем ала һәм аның яңа низамнамәсе кабул ителә.
1980 елдан бирле Уфадагы атаклы диния нәзарәтенә мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин рәислек итә. Соңгы елларда Башкортстанда мәчетләр саны 1 меңгә якынлашты. Монда Үзәк диния нәзарәтенең дә өлеше биниһая.