Түбән Новгородның татар авылларында мөхтәсибәт җыелышлары узды

Бу көннәрдә Түбән Новгород өлкәсе Пильна районының Сафаҗай һәм Кызыл Октябрь районының Зур Рыбушкино авылларында мөхтәсибәт җыелышлары узды
(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ»). Бу көннәрдә Түбән Новгород өлкәсе Пильна районының Сафаҗай һәм Кызыл Октябрь районының Зур Рыбушкино авылларында мөхтәсибәт җыелышлары узды, дип хәбәр итә Түбән Новгород өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте. Алар 30 августта Диния нәзарәтенең югары закончалык органы – Мәҗлес җыелышы карарлары нигезендә башкарылды.
Җыелышларда өлкә мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Үмәр хәзрәт Идрисов, нәзарәтнең аппарат җитәкчесе Дамир хәзрәт Мөхетдинов, Пильна мөхтәсибәте имам-мөхтәсибе Илһам Әлләмов, Кызыл Октябрь мөхтәсибәте имам-хатыбы Марат Сәлахетдинов һәм нәзарәтнең башка хезмәткәрләре катнашты.
Көн тәртибендә төп мәсьәлә булып - мөселманнарның дини берләшмәләрен яңадан теркәү, аларның низамнамәләренә үзгәрешләр кертү, низамнамәләрнең кайбер кагыйдәнамәләрен «Намус иреклеге һәм дини берләшмәләр турында»гы Федераль законга туры китерү мәсьәләсе тора.
Җыелышларда якын араларда 2007 елда Түбән Новгород өлкәсе буенча ведомство реестры учетыннан төшерелеп калдырылган Актук, Кузьминка, Андреевка, Маклаково, Пица, Кочко-Пожар авылларында мөселманнарның дини берләшмәләрен яңадан теркәүне уздыру турында карар кабул ителгән.
Әмма җыелышларда беренче чиратта Рамазан аен уздыру, ноябрь азакларына кадәр имамнарны яңадан теркәү мәсьәләсе беренчеләрдән булып тора (имамнарга 100 сорау һәм җавапны үз эченә алган уку әсбаплары тапшырылачак, чөнки имтиханнар шул кулланма буенча үткәреләчәк).
Җыелышларда, дин әһелләреннән тыш, район хакимияте вәкилләре, колхоз рәисләре, бизнесменнар катнашты.
Мөхтәсибәт җелышлары барышында Түбән Новгород өлкәсенең көньяк-көнчыгышында үзәге Сергачта булган бердәнбер мөхтәсибәтне саклап калу турында карар кабул ителде. Мөхтәсибәт үз эченә 33 авылны һәм 57 җәмгыять-мәхәлләне ала. Шулай итеп, Түбән Новгород өлкәсендә бары тик ике мөхтәсибәт: Сергач һәм Түбән Новгород мөхтәсибәте булачак. Бу Түбән Новгород өлкәсе авылларында татар халкының кимүе һәм эре шәһәрләрдә һәм төбәкнең өлкә үзәгендә гомуммөселман халкы санының артуы белән бәйле, дип белдерә Түбән Новгород өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте.