Саранскида халыкара ифтар мәҗлесе оештырылган

Саранскиның Үзәк мәчетендә республикада белем алучы чит ил студентлары өчен халыкара ифтар мәҗлесе оештырылган
(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ). Саранскиның Үзәк мәчетендә республикада белем алучы чит ил студентлары өчен халыкара ифтар мәҗлесе оештырылды. Анда Пакъстан, Бангладеш, Мисыр, Сүрия, Йәмән, Судан, Ливан, Ливия һәм Һиндстан илләреннән Мордовия дәүләт университетының медицина факультетында укучы 100 дән артык мөселман студентлары катнашты, дип хәбәр итә МР Мөфтиятенең рәсми сайты.
Чит ил студентлары ассоциациясе рәисе Габделбари Фаруки сүзләренчә, Саранскида мондый халыкара ифтар мәҗлесе өченче ел рәттән үткәрелеп килә. Мөселман студентлары бу бәйрәмне бик яратып каршы ала, чөнки әлеге бәйрәм аларга ватаннарындагы традицияләрне искә төшерә. «Мордовия чит ил студентлары арасында дан тота һәм шуңа күрә республикага укырга ел саен күбрәк кеше килә», - дип билгели ул.
Ифтар мәҗлесен оештыручыларның берсе булган Ислам яшьләре үзәге директоры Әбүбәкер Талиб Мордовиядә бу эшне алда да дәвам итәчәкләрен белдерде. «Без республикабыз кунакларының үзләренә карата яхшы мөнәсәбәтне сизәргә тиеш дип саныйбыз. Чөнки алар үз илләренә югары квалификацияле белгечләр булып кайтачаклар һәм үз ватаннарында да Россиягә карата мөнәсәбәтне билгелиячәкләр», - ди Ә.Талиб.
Ислам ру. хәбәренә караганда, әлеге хәйрия акциясен әзерләп үткәрүдә Ислам яшьләр үзәгеннән тыш, Мордовия Республикасы мөселманнары Диния назәрәте һәм «Диалог» җәмгыяте дә катнашкан.