Россия Ислам университетында — гарәп теле курслары

Дәресләр, гарәп телле булмаганнар өчен махсус нәшер ителгән дәреслекләр нигезендә үткәрелә
(Казан, 24 сентябрь, “Татар-информ”, Рәсилә Кәримова). Бу уку елы башыннан Россия Ислам университетында гарәп теле курсларына язылу бара. Уку йортыннан алынган мәгълүматларга караганда, гарәп теле курсларын Ислам университетының алдынгы мөгаллимнәре алып барачак. Дәресләр атнасына ике тапкыр — кич белән атна уртасында һәм иртән — атна азагында була (Дәрес вакытлары исә төркемдәгеләрнең теләгеннән чыгып төзелә). Курслар 90 сәгатькә, өч ай ярымга исәпләнгән.
Курсларның методикасына килгәндә, гарәп теленә өйрәнүчеләр теория белән генә чикләнеп калмый, алар әлеге тел вәкилләре белән турыдан-туры аралашачак. Дәресләр, гарәп телле булмаганнар өчен махсус нәшер ителгән, чит илләрдә киң кулланылган дәреслекләр нигезендә үткәрелә.
Курслар — түләүле. Ә гарәп телендәге аудио һәм видео материаллар бүләк итеп бирелә. Моннан тыш, беренче ун кеше зур гарәп-рус сүзлегенә дә ия булачак.