ТР мөселман уку йортлары мөгаллимнәре форумын уздыру ниятләнә

Татарстан мөфтиятендә дини уку йортлары җитәкчеләре киңәшмәсе булып, дин әһелләре, мөгаллимнәр мөселман мәгарифенә кагылышлы сораулар каралды

 (Казан, 24 август, “Татар-информ”). Бүген мөфтияттә Татарстан мәдрәсәләре җитәкчеләре киңәшмәсе үткәрелде. Киңәшмәдә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, аның урынбасарлары, РИИ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин, Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, нәзарәтнең уку-укыту бүлеге, “Хузур” нәшрият йорты вәкилләре катнашты, диелә ТРМДН хәбәрендә.

Чарада дин әһелләре, мөгаллимнәр мөселман мәгарифенә кагылышлы сорауларны карадылыр. Яңа уку-укыту стандартлары, уку әсбапларын, программаларын әзерләү, мәдрәсәләр уставын раслау хакында фикерләштеләр.

Һәр мәдрәсә җитәкчесе укырга кабул итү комиссияләре эшчәнлеге белән таныштырды. Моннан тыш, 2015 елда мәдрәсәләрне тәмамлаучыларны эшкә урнаштыру турында да фикерләр әйтелде.

29-30 сентябрьдә Татарстан Республикасы мөселман белем бирү оешмалары мөгаллимнәре форумы уздырыла. Киңәшмәдә әлеге чарага әзерлек мәсьәләләре дә тикшерелде.