news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чүпрәледә мөфти катнашында яңартылган мәчет ачылды

Бүгенге көндә Кече Чынлы авылында ике мәчет, ә Чүпрәле районында барлыгы 26 мәчет бар.

Чүпрәледә мөфти катнашында яңартылган мәчет ачылды

(Казан, 24 июль, «Татар-информ»). Бүген Чүпрәле районы Кече Чынлы авылының үзәк мәчете реконструкциядән соң янәдән үз ишекләрен ачты.

ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, тантанага авыл халкы, илнең төрле төбәкләрендә яшәүче авылдашлар, дин әһелләре җыелды. Бәйрәм башланыр алдыннан «Саф» төркеме, автор-башкаручы Илгиз Шәйхразиев башкаруында мөнәҗәтләр яңгырады.

Аннары Чүпрәле районы Кече Чынлы авылы имам-хатыйбы Марат (Муса) хәзрәт Шәйдуллов башкаруында Кәлам Шәрифтән аятьләр укылып, тантана ачылды.

Җыелган халыкка сәламләү, тәбрикләү сүзләрен Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Чүпрәле муниципаль районы башлыгы Марат Гафаров, Тәтеш муниципаль районы башлыгы Рәмис Сафиуллов, «Цильна» ҖЧҖ хуҗалыгы җитәкчесе Борис Гафуров җиткерде.

Бүгенге көндә Кече Чынлы авылында ике мәчет, ә Чүпрәле районында барлыгы 26 мәчет бар.

Татарстанның Чүпрәле районында урнашкан Кече Чынлы авылында 1917нче елга кадәр 9 мәхәллә була. Инкыйлабтан соң мәчет биналары кайсылары сүтелә, кайсылары башка максатларда кулланыла башлый. 1990нчы ел ахырында Чүпрәле районында беренче булыр ике катлы мәчет бинасы калкып чыга. Беренче катта хатын кызлар өчен гыйбадәт бүлмәсе, тәһарәтханә, хуҗалык инвентарьлары урнаша. Икенче катта гомуми мәйданы 130 кв.метр булган гыйбадәт залы булдырыла.

2019 елда мәчеттә капиталь төзекләндерү мәсьәләсе килеп баса. Ярдәмне «Цильна» җәмгыяте җитәкчесе Барис Аппау улы күрсәтә. Манарадан башлап фундаментка кадәр бинаның тышы яңартыла. Үзәкләштерелгән су системасына тоташтырыла. Заманча тәһарәтханә булдырыла. Бүлмәләр эчтән сыйфатлы материаллар белән ясала. Мәчеткә алып керә торган юллар яңадан җәелә. Машиналар кую өчен махсус урын төзелә.

Кече Чынлының ике катлы үзәк мәчетенең беренче катында чишенү бүлмәсе, кухня, ифтарлар үткәрү, уку-укыту өчен махсус эшләнгән күп функцияле зал урнашкан. Ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен тәһарәтханә бар. Икенче катта намаз уку залы. Мәчет ел дәвамында уку-укыту эшләрен алып бара, балалар һәм өлкәннәр өчен дини бәйрәмнәр, конкурслар оештыра.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100