news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Санкт-Петербургның Җәмигъ мәчетенә 111 ел була

Мәчетнең үзенчәлеге төньяк модернның ислам архитектурасы белән стилистик уңышлы берләшүендә.

(Казан, 24 июнь, «Татар-информ»). Санкт-Петербургның Җәмигъ мәчетенә 111 ел булды.Бу хакта Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе татарлары сайты хәбәр итә.

Җәмигъ мәчете 1909—1920 елларда архитектор Н.В.Васильев проекты буенча инженер С. С. Кричинский һәм архитектор А. И. фон Гоген катнашлыгында төзелә. Коръән сурәләрен төшерүдә төрки телләр белгече А.Н.Самойлович катнаша.

Мәчетнең ике манарасы һәм гөмбәзле гыйбадәт кылу заллары бар. Мөчетне салганда Сәмәрканд һәм Каир архитектура мәктәбе үрнәкләре алына. Манара азан әйтү өчен кулланылмый. Беренче кат ирләр, икенче кат хатын-кызлар өчен. Төп гөмбәз — 39 метр, манараларның биеклеге — 48әр метр.

Мәчетнең үзенчәлеге төньяк модернның ислам архитектурасы белән стилистик уңышлы берләшүендә, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100