Мөфти Равил Гайнетдин «Россия тынычлык фонды» медале белән бүләкләнде

Юбилей бүләге «Россиянең рухи яңарышы буенча актив эшчәнлеге, тынычлык һәм конфессияара диалогны үстерүгә зур өлеш керткәне өчен» тапшырылды.

(Казан, 24 июнь, «Татар-информ»). Мәскәүдә «Россия тынычлык фонды» Халыкара иҗтимагый фондының тантаналы утырышы узды. Анда Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Россия Президенты каршындагы дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек советы әгъзасы мөфти шәех Равил Гайнетдинга «Россия тынычлык фонды — 60 ел» юбилей медале тапшырылды.

Россия мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, медальгә дипломга «Россия тынычлык фонды» Халыкара иҗтимагый фонды идарәсе рәисе Леонид Слуцкий имза куйган. Мөфти Гайнетдингә юбилей бүләге «Россиянең рухи яңарышы буенча актив эшчәнлеге, тынычлык һәм конфессияара диалогны үстерүгә зур өлеш керткәне өчен» тапшырылды.