Бүген Казанның “Касыймия” мәдрәсәсе бинасы рәсми төстә Апанай мәчете мәхәлләсенә тапшырыла

Дәүләт милке белән идарә итү буенча федераль агентлык “Касыймия” мәдрәсәсе бинасын мөселманнарга кире кайтару мәсьәләсен уңай хәл итте

(Казан, 24 июнь, “Татар-информ”). Бүген Казандагы “Касыймия” мәдрәсәсе бинасын рәсми рәвештә Апанай мәчете мәхәлләсенә тапшыру тантанасы була.
Архив мәгълүматлары буенча, “Касыймия” мәдрәсәсе Апанай мәчете белән бер үк вакытта XVIII гасыр уртасында мөселманнар акчасына төзелгән. Ул гасырлар дәвамында төрлечә аталып йөртелгән. “Апанай”, “Күл буе мәдрәсәсе” дә булган ул. 1899 елдан алып мәдрәсә ябылганчы, аның белән Икенче җәмигъ мәчетенең указлы мулласы Касыйм Салихов җитәкчелек итә.
1997 елда Апанай мәчетенә йөрүче мөселманнар дәүләт органнарына мәдрәсә бинасын дин тотучыларга кире кайтаруны сорап мөрәҗәгать иткән иде. Әмма әлеге бинаның кем милке икәнлеге ачык булмау һәм аны законсыз рәвештә хосусыйлаштырырга омтылу аркасында, бинаны кире кайтару процессы оәак елларга сузылды. Нәтиҗәдә Дәүләт милке белән идарә итү буенча федераль агентлык “Касыймия” мәдрәсәсе бинасын мөселманнарга кире кайтару мәсьәләсен уңай хәл итте.