Ютазыда хатын-кызлар арасында Россиякүләм II Коръән укучылар бәйгесе үткәреләчәк

Биш җүзне белү номинациясендә җиңү яулаучыга 50 мең сум күләмендә акчалата бүләк тапшырылачак.

(Казан, 24 май, «Татар-информ»). 29 майда Ютазы районы Урыссу бистәсендә хатын-кызлар арасында Россиякүләм II Коръән укучылар бәйгесе уздырылачак. Хатын-кызлар арасында Россиякүләм Коръән укучылар бәйгесе Татарстан мөфтияте, Көньяк-Көнчыгыш казыяте, Ютазы мөхтәсибәте һәм район хакимияте катнашында Урыссу бистәсе Мәдәният йорты бинасында үткәреләчәк.

Конкурс Коръән буенча белемнәрне арттыру һәм киләчәктә дә мөслимәләрнең Кәлам Шәрифне яттан өйрәнүгә омтылышларын үстерү, хатын-кызларның Аллаһының Китабын иң камил рәвештә ятлауларын, матур тавыш белән, авазларны дөрес әйтеп, барлык кагыйдәләр белән укуларын ачыклау, аларның Коръән фәне буенча казанышларын билгеләп үтү максатыннан үткәрелә. Бу турыда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Коръән укучылар бәйгесендә катнашу өчен гүзәл затларның яше чикләнмәгән. Төп шарт — катнашучы туташлар һәм ханымнар Россия гражданы булырга, Коръән хафизлар әзерләү яки Коръән ятлау үзәге шәкертләре булмаска тиешләр. Узган елгы бәйгедә җиңүчеләргә бары биш җүзне яттан белү номинациясендә катнашу шарты куела.

Конкурс ике номинациядә уздырыла: Коръәннең өч җүзен (28, 29, 30) белү һәм Коръәннең биш (26, 27, 28, 29, 30) җүзен белү. Әлеге җүзләрне яттан укудан тыш, төп таләпләр булып мәхраҗ (авазларны дөрес әйтү) һәм тәҗвид (дөрес укый белү) кагыйдәләрен белү, Коръәнне дөрес уку тора.

Һәрбер конкурсант бары бер генә номинациядә катнаша ала. Сайлап алу туры 28 майда 12.00 сәгатьтә «Фәнис» мәдрәсәсендә булачак. Ә конкурс үзе 29-нчы майда 8.30 сәгатьтә район Мәдәният йортында ачыла. Катнашучылар һәм аларны озата килүчеләр өчен бушлай туклану оештырылачак һәм яшәү урыны биреләчәк. 

Биш җүзне белү номинациясендә җиңү яулаучыга 50 мең сум күләмендә акчалата бүләк, ә 3 җүзне яттан белү номинациясендә беренче урын алучыга Ютазы районы башлыгының махсус бүләге тапшырылачак. Калган призерлар һәм катнашучылар кыйммәтле һәм истәлекле бүләкләр алачак.