Мурманскида мөселман балалары һәм хатын-кызлар өчен чаралар уза

Очрашуларны һәр якшәмбе үткәрергә планлаштыралар.
(Казан, 24 май, "Татар-информ"). Мурманск шәһрендә Рамазан ае уңаеннан, хатын-кызлар һәм балалар  өчен чаралар уза. Россия Мөфтиләр шурасы хәбәр итүенчә, очрашуларны һәр якшәмбе үткәрергә планлаштыралар. 
 
Узган ялларда "Рамазанда хатын-кыз" темасына лекция сөйләнелгән. Аның барышында туташлар һәм ханымнар хатын-кызлар өчен ураза тотуның нечкәлекләре хакында мәгълүмат алган. 
 
Шулай ук Ислам дине нигезләренә  багышланган викториналар, кул эшләре буенча мастер класс уздырылган.