Мәскәүнең Тарихи мәчетен төзекләндерү турында фикер алышу бара

Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти шәех Равил Гайнетдин шул уңайдан РФ Президенты Владимир Путинга мөрәҗәгать иткән иде.

(Казан, 24 апрель, «Татар-информ»). 22 апрельдә РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары – эшләр идарәчесе Рәфыйк Фәттахетдинов Мәскәү шәһәренең Мәдәни мирас департаменты җитәкчесе Алексей Емельянов белән очрашып, Мәскәүнең Тарихи мәчетен яңарту хакында фикер алышты.

Россия Мөфтиләр шурасының рәсми сайты хәбәр иткәнчә, мөфти урынбасары һәм башкала хакимияте вәкиле очрашуда Мәскәүнең Тарихи мәчетен реконструкцияләүгә бәйле планнарны карады.

РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти шәех Равил Гайнетдин 2020 елның 4 ноябрендә Россия дәүләте башлыгының дини оешма лидерлары белән очрашуында әлеге процесста дәүләтнең дә катнашуы үтенече белән РФ Президенты Владимир Путинга мөрәҗәгать иткән иде.

Бу Президент йөкләмәләре исемлегендә дә чагылыш тапкан. Анда очрашу нәтиҗәләре буенча «Мөселман мәчете һәм мәдрәсә биналары комплексының тарихи йөзен торгызуда Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте»нә ярдәм күрсәтүне күздә тоткан пункт та кертелгән.

Йөкләмә Россия Федерациясе Хөкүмәте башлыгы Михаил Мишустинга һәм Мәскәү мэры Сергей Собянинга адресланган.