Дагыстанда коронавирустан үлгән кешеләрнең мәетен юу өчен аерым мәчет билгеләгәннәр

Мәет юучылар, саклану өчен махсус костюмнар киеп, тиешле гамәлләрне башкарачак.

(Казан, 24 апрель, «Татар-информ»). Дагыстан мөфтияте коронавирустан үлгән кешләрнең мәетен юу өчен Махачкалада махсус мәчет билгеләде. Бу турыда мөфтиятнең матбугат хезмәтенә сылтама белән «Интерфакс» агентлыгы хәбәр итә.

«3 апрельдән Камаев урамында урнашкан Хусейниль Мөхәммәд-әфәнде әл-Уриби исемендәге мәчеттә коронавирус белән авырып үлгән ир-ат һәм хатын-кыз мәетләрен юу оештырылган. Саклану костюмнары кигән кешеләр гореф-гадәтләрне санитария куркынычсызлыгы нормаларына туры китереп башкарачак», — дигән агентлык әңгәмәдәше.

Аның сүзләренчә, башка кешеләргә иминлек максатларында бу мәчеткә керү тыела.

«Мөфтият сайтында күрсәтелгән адрес һәм телефон номеры буенча мәетне юу үтенече белән мөрәҗәгать итүчләр әлегә булмаган», — диде мөфтият вәкиле.

23 апрельгә булган мәгълүматлар буенча, Дагыстанда коронавирус йоктыруның 454 очрагы теркәлгән. Соңгы тәүлектә тагын 37 кеше авырый башлаган. 11 кеше вафат булган. Инфекция таралганнан бирле 43 кеше дәваланып терелгән.