РИУда “Татарстанда Ислам” дигән китап тәкъдим ителде

Рус, инглиз һәм гарәп телләрендә дөнья күргән әлеге басманың тиражы — 3 мең

(Казан, 24 апрель, “Татар-информ”, Рәсилә Кәримова). Бүген Россия Ислам университетында (РИУ) “Татарстанда Ислам” дигән китап тәкъдим ителде. Иллюстрацияләр белән баетылган әлеге басма рус, инглиз һәм гарәп телләрендә “Яңалиф” нәшриятында 3 мең тираж белән дөнья күргән.
“Татарстанда Ислам” китабының текстлар авторы — сәясәт фәннәре докторы Рәфыйк Мөхәммәтшин. Аның әйтүенчә, китапта иң зур кыенлыклар иллютрацияләр белән бәйле булган. Чөнки анда архив материаллар да байтак, шулай ук мәчетләрнең инкыйлабка кадәрге чордагы күренеше, совет чорында нинди хәлдә булганлыгы да рәсемнәрдә чагыла. Моннан тыш, китапта бүгенге көнгә кагылышлы фотолар да урын алган. Уникаль рәсемнәр арасында муллаларның сугышчыларны Ватанны саклауга өндәүен, мөселман-солдатларның намаз кылуын да күрергә мөмкин. “Билгеле булганча, Татарстанда Ислам яңарып килә, ләкин бу хакта республикадан читтә яшәүчеләр аз мәгълүматлы диярлек; шул ук вакытта аны Казакъстан белән дә еш бутыйлар. Әлеге хезмәт нәкъ менә шуны — Татарстан һәм биредә Ислам турында тулырак мәгълүмат бирүне күздә тотып башкарылды”, - дип билгеләп үтте Рәфыйк Мөхәммәтшин.
Сувенир-бүләк рәвешендә нәшер ителгән “Татарстанда Ислам” китабы инде Татарстаннан читкә чыгарга да өлгергән. Төгәлрәге, ул Төркиянең дин эшләре буенча министрына бүләк ителгән, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Госман хәзрәт Исхакый аны горурлык белән Согуд Гарәбстанына бүләккә алып киткән.
Рәфыйк әфәнде әйтүенчә, проектның идея авторы — “Яңалиф” нәшрияты җитәкчесе Илдар Фәттахов һәм китапны чыгаруда аның өлеше бәяләп бетергесез.
И.Фәттахов исә үзе әлеге хезмәтне Ислам дине үткән юл белән чагыштыра. Ягъни укучылар кулына килеп кергәнгә кадәр, басма шактый киртәләргә дучар була. “Кайбер китаплар эшли башлаганнан ук уңай гына бара. Ә менә “Татарстанда Ислам” белән беркадәр авырлыклар булды. Инде эшләнеп беткәндә, компьютер белән проблема туып, гарәп теленә тәрҗемә ителгән текстлар юкка чыкты”, - дип, ул бу китапның инде юл алганлыгын һәм укучыларын табачагын билгеләп үтте.
Чынлап та, югары сыйфатлы итеп нәшер ителгән әлеге китапта бүгенге көнге актуаль дини мәсьәләләргә, сорауларга җавап табарга була. Кыскасы, китап Россия мөселманнарының интеллектуаль күзаллауларын киңәйтергә мөмкинлек бирәчәк һәм шуңа да ул киңкатлау укучыларга, шул исәптән Татарстанда Ислам темасы белән профессиональ эш итүчеләргә исәпләнгән.