Волгоград өлкәсе имам-мөхтәсибе Мөслим Суюновка «Рухи бердәмлек өчен» медале бирелде

Имам әлеге бүләккә Волгоград өлкәсендә ислам мәдәниятен һәм рухи кыйммәтләрен саклау һәм үстерүгә зур өлеш керткән өчен лаек булган.

(Казан, 24 март, «Татар-информ»). 23 мартта Россия Федерациясе мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе мөфти шәех Равил Гайнетдин Волгоград өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте имам-мөхтәсибе Мөслим Суюновны Россия мөселманнарының «Рухи бердәмлек өчен» медале белән бүләкләде.

«Ислам диненә һәм мөселманнарга хезмәт иткән өчен, Волгоград өлкәсендә ислам мәдәниятен һәм рухи кыйммәтләрен саклау һәм үстерүгә зур өлеш керткән өчен, шулай ук 45 яшь тулу уңаеннан бүләкләнә», - диелә указ текстында. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы сайтында хәбәр ителә.

Очрашу вакытында имам-мөхтәсиб мөфтигә төбәктәге эшләр торышы турында сөйләде һәм имамнарны фатирлар белән тәэмин итү программасы турында хәбәр итте. Россия Федерациясе мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе мөфти шәех Равил Гайнетдин якынлашып килә торган Рамазан аенда һәм бәйрәмнәрдә саклык чаралары күрүне сорады һәм Ислам диненә хезмәт итүдә көч һәм сабырлык теләде, диелә хәбәрдә.