Мәскәү өлкәсендә «Нур» мәхәлләсенә 16 ел тулуга багышланган чара узды

Ришат Сәйфетдинов дин нигезләрен торгызу һәм Россиядә традицион ислам динен ныгыту эшендә Россия мөселманнары Дини җыенының зур роле турында сөйләде.

(Казан, 24 март, «Татар-информ»). Мәскәү өлкәсе мөхтәсибе Дауд хәзрәт Мөхетдинов, Россия мөселманнары Дини җыены имамы Илнур хәзрәт Гайнетдинов һәм аның башлыгы ярдәмчесе Денис хәзрәт Мостафин Мәскәү өлкәсе Подольск шәһәре «Нур» мәхәлләсенең 16 еллыгына багышланган чарада, шулай ук Подольск шәһәренең хөрмәтле остабикәсе Разыя ханым (мәчет рәисенең әнисе) истәлегенә багышланган чарада катнашты.

Җәмгыять рәисе Ришат Сәйфетдинов күпмилләтле җәмгыятькә тугандаш мохит һәм ярдәм өчен рәхмәт әйтте, шулай ук барлык катнашучыларны Подольск шәһәре мөселман җәмгыятенең истәлекле датасы белән котлады, дип яза Россия мөселманнары Дини җыены матбугат хезмәте.

Ул имамнарның һәм бигрәк тә Разыя ханымның дин кардәшләре арасында мәгърифәтчелек эшчәнлегендә мөһим ролен билгеләп үтте. Ришат Сәйфетдинов дин нигезләрен торгызу һәм Россиядә традицион ислам динен ныгыту эшендә Россия мөселманнары Дини җыенының зур роле турында сөйләде.

«Җәмгыять оешкан вакытта мөфти Әлбир хәзрәт ярдәм итте», — диде ул. Сәйфетдиновлар гаиләсе Подольск шәһәре мөселманнар җәмгыятен оештыруга зур өлеш кертте. Аларның тырышлыгы белән шәһәрдә яшәүче меңләгән мөселман кайгырту һәм ярдәм тоя.