ТРМДН Голәмәр шурасының яңартылган составта беренче утырышы булды

Аны нәзарәт рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин алып барды

 (Казан, 24 март , “Татар-информ”). ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә кичә Голәмәр шурасының яңартылган составта беренче утырышы булды. Аны нәзарәт рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин алып барды.

Җыелышта Голәмәләр шурасының киләчәктә эшчәнлеге каралды, ягъни көн дәвамында җыелган сорауларга адреслы җавап әзерләүче ике дин белгечен сайлау, шура әгъзалары арасында элемтәләр һәм бурычларны билгеләү, фәтвә чыгару мәсьәләләре һ.б.

Көн тәртибендә шулай ук халык белән элемтәне тагын да киңәйтү максатыннан булдырылачак darulifta.tatar сайтының эшчәнлеген оештыру турында да сөйләштеләр. Биредә, гомуми сораулардан тыш, шәхси сораулар бирү мөмкинлеге дә булачак. Җаваплар исә шәхси e-mail га җибәреләчәк. Бу яңа адымнар Голәмәләр шурасы эшчәнлегенең дәрәҗәсен дә, нәтиҗәлеген дә арттырыр дип көтелә, дип хәбәр итә нәзарәтнең матбугат хезмәте.