Әлмәт мөхтәсибәте имамнары 8 нче төзәтү колониясендәге тоткыннар белән очрашты

Очрашу әлеге төрмәдәге “Йосыф” мәчетендә узды

 (Казан, 24 февраль, “Татар-информ”). Әлмәт мөхтәсибәте имамнары 8 нче төзәтү колониясендәге тоткыннар белән очрашкан. Очрашу әлеге төрмәдәге “Йосыф” мәчетендә уздырылган. Дин әһелләре тоткыннарга сабырлык, хаталар кылудан тыелып калу, башкаларны рәнҗетмәскә тырышу кебек төшенчәләр хакында сөйләп нәсихәтләрен биргәннәр, динебез кыйммәтләрен җиткергән.

Вәгазь өйлә намазына кадәр сөйләнгән. Аннары тоткыннар хәзрәтләр белән бергә намаз укыган. Намаздан соң мөхтәсибәт вәкилләре алып килгән күчтәнәчләр белән чәй эчү оештырылган, дип хәбәр итә “Әлмәт таңнары” газетасы.