Казандагы “Мөхәммәдия” югары мөселман мәдрәсәсенең сайты яңадан эшли башлады

Үзеңне кызыксындырган сорауларны да әлеге сайтны эшләүчеләргә юлларга мөмкин

(Казан, 24 февраль, “Татар-информ”). Казандагы “Мөхәммәдия” югары мөселман мәдрәсәсенең сайты яңадан эшли башлады. Мәдрәсә сайтында әлеге уку йорты яңалыклары, аның тарихы, уку-укыту программасы, студентлар өчен дәресләр расписаниесе, фотогалерея, китапханә белән танышырга мөмкин.

Шулай ук биредә хәйрия белән шөгыльләнүчеләр өчен аерым бүлек булдырылган, мәдрәсә белән элемтәгә керү өчен телефон номерлары бирелгән, адресы күрсәтелгән.

Үзеңне кызыксындырган сорауларны да әлеге сайтны эшләүчеләргә юлларга мөмкин.