news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Пенза мөселманнарының икенче төркеме гомрә хаҗына китте

23 кешелек төркем Рушан хәзрәт Бибарсов җитәкчелегендә гомрә хаҗы кылачак.

(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ»). Пенза мөселманнарның икенче төркеме изге сәфәргә кузгалды.

Пенза өлкәсендә яшәүче мөселманнарның 23 кешелек төркеме Рушан хәзрәт Бибарсов җитәкчелегендә гомрә хаҗы кылырга китте. Бу хакта Пенза өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Булачак хаҗиларны озатырга дип якыннары, туганнары һәм шулай ук Пенза өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте вәкилләре дә килде.

Тәҗрибәле гидлар хаҗ кылучыланы Согуд Гарәбстаны территориясендә булган вакытта озатып йөриячәк. Алар барлык кирәкле документларны булдырып, медицина хезмәте күрсәтүгә бәйле мәсьәләләрне хәл итәчәк, изге Мәккә һәм Мәдинә җирендә хаҗ кылу кагыйдәләрен һәм таләпләрен үтәгәндә үзләренең киңәшләре белән ярдәм итәчәк, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100