news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Новоузенскида балалар арасында Коръән укучыларның VI өлкә бәйгесе була

Идел буе Болгары халыклары тарафыннан Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан уздырылачак чара 2021 елның 14 мартында Новоузенск мәдәният йортында узачак.

(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ»).  Саратов мөселманнары Диния нәзарәте каршындагы «Зейд бин Сабит» Коръән үзәге җитәкчесе Ильяс хәзрәт Ильясов һәм Саратов Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Мөхитов балалар арасында Коръән уку буенча VI өлкә конкурсына әзерләнү турында фикер алыштылар.

Идел буе Болгары халыклары тарафыннан Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан уздырылачак чара 2021 елның 14 мартында Новоузенск мәдәният йортында узачак. Бу турыда Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бәйгене «Зейд бин Сабит» үзәге һәм Новоузенск районына кергән мөхтәсибәт оештыра. Коръән уку буенча VI өлкә конкурсында губерниянең барлык почмакларыннан малайлар һәм кызлар катнашачак.

15 яшькә кадәрге балалар өч номинациядә ярышачак - «Әл-Фатиха»ны һәм соңгы өч сүрәне яттан уку, «Әл-Фатиха»ны һәм ун сурәне яттан уку, шулай ук соңгы 20 сүрәне яттан уку.

Ильяс хәзрәт Ильясов хәбәр иткәнчә, якын арада Саратов өлкәсе районнарында сайлап алу этаплары узачак. Аларны уздыру һәм турыдан-туры өлкә конкурсына әзерләнү  буенча шулай ук Новоузенск мөселман җәмгыяте активистлары белән дә фикер алыштылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100