news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гарәп Әмирлекләре кунаклары Татарстан мөфтияте эшчәнлеге белән танышты

Мөхәммәд V исемендәге университет ректоры профессор Фарук Мәхмүд Хамад һәм аның ярдәмчесе Рашед Әл-Менхалине Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин каршы алды.

(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ»). 23 гыйнварда Татарстан мөфтиятенә Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән мөхтәрәм кунаклар — Мөхәммәд V исемендәге университет ректоры профессор Фарук Мәхмүд Хамад һәм аның ярдәмчесе Рашед Әл-Менхали килде. Танылган дин һәм җәмәгать эшлеклесен Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин каршы алды. Бу хакта Татарстан Республикасы мөселманнарының диния нәзарәте матбугат үзәге хәбәр итә.

Доктор Фарук Хамад зур кызыксыну белән Татарстанга сәфәр кылуы хакында җиткерде, шулай ук Россия ислам институтында булуын һәм уку йортының эшчәнлеге белән танышуын әйтте. «Биредә радикализм һәм экстремизмның барлык принциплары кире кагыла. Укучылар ватанпәрвәрлек сыйфатларын үзләштерәләр - ә бу исә яшь буын өчен бик мөһим», диде ул институт турында фикерен уртаклашып.

Рөстәм хәзрәт мөхтәрәм кунакка рәхмәт сүзләре җиткерде һәм мөфтият эшчәнлеге белән таныштырып үтте. Ул Татарстан мәчетләре хакында мәгълүмат бирде, ислам яңарышы тарихы турында сөйләде, шулай ук татар дин әһелләренең дөньякүләм ислам гыйлеме үсешенә керткән өлешләренә дә тукталды. Моннан тыш, күпләгән борынгы китапларны халкыбызга кайтару, аларны саклау һәм киләчәк буыннарга җиткерү хакында хәбәр бирде.

Очрашу истәлеге итеп доктор Фарук Хамадка «Хозур» нәшриятында басылган татар милләтенең күренекле дин әһеле Шиһабетдин Мәрҗәни хезмәтләреннән торган җыентык бүләк ителде. Галимнең алты томлык җыентыгы үз эченә автор тарафыннан иске татар һәм гарәп телләрендә язылган танылган китапларын туплаган.

Доктор Фарук Хамад 1966 елдан уку-укыту һәм фән өлкәсендә эшли башлавы хакында әйтте. Ә иң кызыгы: чыганакларны өйрәнү барышында аның беренче булып танышкан китаплары — Казан дин галимнәренең ислам буенча язган хезмәтләре булган. Ул зур кызыксыну белән Мәрҗани китапларын кабул итеп алды һәм бик теләп танышачагы турында җиткерде.

Очрашудан соң мөхтәрәм кунакка нәзарәт буенча экскурсия оештырылды, ул шулай ук «Дарул-ифта» call-үзәге эшчәнлеген үз күзләре белән күреп китте. Кунак икенде намазыннан соң «Ярдәм» мәчетендә, җомга көнне Болгар ислам академиясендә, шимбә көнне КФУда булачак, диелә Диния нәзарәте хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100