news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сенатор Карасин митрополит Феофанның вафатына бәйле рәвештә кайгы уртаклашты

РФ Федерация Советы әгъзасы ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка телеграмма юллады.

(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ»). Сенатор Григорий Карасин, Казан һәм Татарстан митрополиты Феофанның вафатына бәйле рәвештә кайгы уртаклашып, ТР Президентына телеграмма юллады.

«Рус Православие Чиркәвенең күренекле вәкилләреннән берсе, минем дустым, Казан һәм Татарстан митрополиты Феофанның кинәт вафат булуы турында белдем. Әлеге зур югалтуга бәйле рәвештә ихлас күңелдән кайгы уртаклашам», - дип язган Карасин.

Казанның Благовещение соборында 20 ноябрь көнне 74нче яшендә вафат булган митрополит Феофан белән хушлашу мәрасиме бара. Владыка белән хушлашырга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Санкт-Петербург губернаторы Александр Беглов, РФ икътисади үсеш министрының беренче урынбасары Михаил Бабич һәм башка рәсми затлар килде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100