news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Комаров: Феофан Бесланда һәм Көньяк Осетиядә авыр вакытларында кешеләргә ярдәм итте

РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Вәкаләтле вәкиле Казан һәм Татарстан митрополиты Феофанның вафат булуына бәйле рәвештә кайгы уртаклашты.

(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ»). Митрополит Феофанның бөтен тормышы — кыюлык һәм намуслылык, ярату һәм шәфкатьлелек үрнәге. РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров Татарстан митрополиясе адресына юлланган телеграммасында шулай дип язган.

«Рухи яктан гаҗәеп юмарт кеше, владыка Феофан төрле илләрдә кешеләрне дингә өндәде, конфессияара татулыкны ныгыту өчен күп эшләр башкарды, Беслан һәм Көньяк Осетиядәге фаҗигале вакыйгаларда кешеләргә авыр вакытларында ярдәм кулы сузды», — дип билгеләп үткән Комаров.

«Бөтен кеше белән бергә кайгырам һәм Рус Православие Чиркәвенә, Ватанына тугры хезмәт иткән бөек кеше алдында башымны иям», — дип искәрткән ул.

Татарстанда 20 ноябрь көнне 74нче яшендә вафат булган митрополит Феофан белән хушлашу мәрасиме бара. Архиерей Казан Богородица монастыре территориясендә җирләнәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100