Ульяновскида ике йөзгә якын кеше Мәүлид бәйрәмендә катнашты

Хәйриячелек, мәгърифәтчелек эшендә зур хезмәтләр куйган затларга Рәхмәт хатлары тапшырдылар.
(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ»). Ульяновскиның неерме меңнән артык дин кардәшләр яшәгән Заволжье районында Мәүлид бәйрәмен зурдан билгеләп үттеләр. Анда ике йөзгә якын диндәшебез катнашты. Бу турыда "Өмет" газетасы хәбәр итә.Яңа шәhәрнең Ленин Комсомолы проспектында урнашкан мәчет мәхәлләсе hәм җирле татар автономиясе рәисе Рафаэль Назмутдинов шушы уңайдан «Золотой причал» ресторанында Коръән укыту мәҗлесе уздырды. .Милләттәшләребезне өлкә мөcелманнарының баш имам-ахуны, региональ диния нәзарәте рәисе Илдар хаҗи Сафиуллин сәламләде. Ул дин эшләрендә активлык күрсәтүче Рафаэль Назмутдиновны үзенең урынбасары итеп билгеләү турында указын да игълан итте.Ә Ульяновскиның Yзәк Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Сафин hәм мөхтәрәм кунаклар — Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин белән Казанның ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә ректоры Ильяс хәзрәт Җиhаншин Мәүлид бәйрәменең фазыйләтләре, Аллаhы Рәсүленең тормыш юлы турында үтемле вәгазьләр сөйләделәр.Шәhәр башлыгы урынбасары, Заволжье район хакимияте башлыгы Наил Юмакулов, шәhәр Думасы депутаты Юрий Мухин белән Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин милләттәшләребезне тәбрикләп, Иделаръягы татарлары лидеры Рафаэль Назмутдиновның күпкырлы hәм нәтиҗәле эшчәнлегенә соклануларын белдерде.Наил Юмакулов, Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин hәм Юрий Мухин хәйриячелек, мәгърифәтчелек эшендә зур хезмәтләр куйган затларга Рәхмәт хатлары тапшырдылар.Заволжье районы җирле татар милли-мәдәни автономиясе hәм «1 нче мәхәллә» мәчете тарафыннан мондый бәйрәмнәр уздыру матур бер гадәткә кереп китте. Монда татар телен укыту, милли традицияләрне саклау, динебезгә дәгъвaт итү чаралары, район хакимияте вәкилләре белән очрашулар даими булып тора. Шулай итеп, Рафаэль Әмин улы дини hәм милли җәмәгатьчелекне, татар эшмәкәрләрен берләштерү юнәлешендә зур hәм саллы адымнар ясый.