Кемеровоның иң зур мәчете өлкә губернаторының әнисе исеме белән аталды

Кичә Кемерово өлкәсе үзәгендә Себернең иң зур - «Мөнирә» мәчете ачылды. Мәчет Кемерово өлкәсе губернаторы Аман Тулеевның әнисе Мөнирә Фәиз кызы исеме белән аталды
(Казан, 23 октябрь, «Татар-информ»). Кичә Кемерово өлкәсе үзәгендә Себернең иң зур - «Мөнирә» мәчете ачылды. Мәчеткә Кемерово өлкәсе губернаторы Аман Тулеевның әнисе Мөнирә Фәиз кызы исеме бирелде. Мөнирә Фәиз кызы 2001 елда вафат булган һәм Междуреченски шәһәренең мөселман зиратында җирләнгән.
Кемерово мәчете тышкы ягыннан Казанның Кол-Шәриф мәчетен дә хәтерләтә кебек, дип хәбәр итә Ислам яңалыклары сайты.
Мәчет бинасында Кемерово шәһәре татар мәдәни үзәге, мөселман мәктәбе (мәдрәсә), никахлашу залы, ритуаль хезмәтләр, конференцияләр залы, китапханә һәм уку залы, һәм шулай ук хәләл ризыклардан торган кибет эшләячәк.
Бина бер үк вакытта 400 кешене үз эченә сыйдыра ала. Хатын-кызлар өчен ярымай рәвешендә салынган махсус балкон бүлеп бирелгән. Мәчет тирәсе төзүчеләр тарафыннан бик матур итеп төзекләндерелгән.
11 мең кв.м. мәйдандагы мәчет ике каттан тора һәм кешеләр беренче каттан икенчесенә ике лифт ярдәмендә иркенләп менеп-төшеп йөри ала. Мәчетне төзү эшендә заманча технологияләр һәм материаллар кулланылган. Бинаның биеклеге 30 метр. Гарәп стилендә төзелгән 2 манара өскә - 48 метрга күтәрелә. Мәчет гөмбәзе, тыштан алтын йөгертелгән. Ә эчке яктан күк йөзен хәтерләтә. Төзүчеләр монда инвалидлар турында да кайгырткан. Алар өчен махсус юллар эшләнгән. Гыйбадәтханәнең проектын архитектор Александр Кривомазов эшләгән.
Кызу темпларда башланган төзелеш эшләре 2006 елда проект каршылыклары сәбәпле тукталып торган. Ләкин 2007 елда эш яңадан башланып, бүгенге көндә мәчет дин кардәшләребезгә үз ишекләрен ачарга өлгерде. Мәчет ачылу алдыннан Кемерово өлкәсендә беренче мөфти дә сайланып куелган иде. Ул – белгечлеге буенча дипломлы төзүче булган Салават Кучумов.
Кемерово өлкәсенең казыят идарәсе рәисе Раушан Тимуров хәбәр итүенчә, мәчет хәйрия акчаларына төзелгән. Яңа мәчет төбәк мәгарифе, толерантлыкны ныгыту һәм рухи үсештә зур ярдәм күрсәтәчәк.