Баулыда хаҗилар белән очрашу оештырылды

Баулы районы имам-мөхтәсибе Әнвәр хәзрәт Хәмитов хаҗ гамәле кылу, намазга басу, коръән уку хакында вәгазьләр сөйләде.
(Баулы, 23 сентябрь, "Татар-информ", "Хезмәткә дан"). Баулыда хаҗилар белән очрашу оештырылды, дип яза җирле басма.Шәһәребезнең үзәк “Гали” мәчетендә хаҗ сәфәреннән әйләнеп кайткан райондашларыбыз катнашында зур мәҗлес оештырылды. Чарага ике йөздән артык кеше килде.Хаҗдан кайтучылар белән очрашу җомга намазы белән башланды. Изге йортка килүчеләргә Баулы районы имам-мөхтәсибе Әнвәр хәзрәт Хәмитов хаҗ гамәле кылу, намазга басу, коръән уку хакында вәгазьләр сөйләде.Мәчеткә килүчеләргә корбан итеннән пешерелгән кайнар аш һәм чәй табыны да әзерләнгән иде.